Игелек эшлә дә, суга сал. 🙏Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз Азат Гомәров та халкыбызн...
Игелек эшлә дә, суга сал. 🙏Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз Азат Гомәров та халкыбызның нәкъ шушы асыл сүзләренә таяна.💯 Изге күңелле якташыбыз ярты ел саен кечкенә авылдашларын сөендереп, Чакмагыш районының Аблай урта мәктәбе укучыларына Әллүки” журналлары яздыра. Ләкин бу игелекле эше турында бер дә күпертеп сөйләгәнне яратмый.❤ Якташыбыз бу юлы да туган мәктәбенә 20 данә "Әллүки" журналы бүләк итте. ❤Татар матбугатына игътибары, авылдашларының туган телле булып үсүе өчен тырышучы Азат әфәндегә зур рәхмәт!👏👏👏 Азат Миңнулла улы турында бик күп язып була. Ул Мәскәүдә яши, Дәүләт Третьяков галереясендә эшли. Тормыш иптәше Гөлнара белән акыллы, тырыш балалар тәрбиялиләр. Гаиләнең бәхетен арттырып, моннан бер ел элек кызлары дөньяга килде.🤗Азат Миңнулла улы туган Башкортстанына, аның кешеләренә бик күп игелекле эшләр башкаручы ярдәмчел кеше .❤ "Әллүки" журналына булган игътибары, аны таратуда ярдәме милләт җанлы, мәдәниятле һәм бик игелекле булуын раслый.🙏