✅Бүген, 27 июль – абитуриентлар өчен мөһим көн! — 27 июля 2026 г. в 06:19:34.812
✅Бүген, 27 июль – абитуриентлар өчен мөһим көн! 📚Университетларның рәсми сайтларында һәм Дәүләт хезмәтләрендәге "Поступление в вуз онлайн" суперсервисында укырга керүчеләрнең конкурс исемлекләре бастырыла. Нәкъ менә алар абитуриентның нинди югары уку йортында нинди позициядә булуын, гомумән вузга укырга керү өчен нинди мөмкинлек барлыгын күрсәтә. 📚Хәзер иң кызыгы һәм катлаулысы башлана – документлар тапшырылган барлык юнәлешләр буенча исемлекләрдә үз позицияләреңне күзәтергә (ә алар – 25: биш югары уку йортының һәркайсында бишәр юнәлеш) һәм ризалыкны кая бирергә дигән карарны кабул итәргә кирәк. 📚Олимпиада нәтиҗәләре һәм ташламалар буенча, шулай ук максатлы программалар буенча укырга керүчеләргә 1 августка кадәр ризалык бирергә кирәк. БДИ нәтиҗәләре буенча керүче абитуриентларга 5 августка кадәр кайсы вузга ризалык бирәсеңне хәл итәргә кирәк. 📚Хәзер элекке кебек аттестатның төп нөсхәсе түгел, ә нәкъ ризалык кабул итү турындагы боерыкка кертелә торган төп документ.

