АЙГӨЛ🤗☀🌿 — 26 июля 2026 г. в 09:16:39.456
АЙГӨЛ🤗☀🌿 Айгөл күп итеп Мәтрүшкә җыйган, Аннан тәмле чәй Ясап та куйган. Кура җиләге Өлгергән икән. Айгөлне эшләр Сагынып көткән. Төрле чәчәкләр Үсә бакчада. Айгөл — кунак кыз, Килгән шәһәрдән. —Дәү әниемдә "Курорт"та ятам. Җәйге авылны Бик тә яратам! Ял итә Айгөл Эш белән бергә. Беренче класска Бара ул көзгә. ИЛҺАМ ЛАТЫЙПОВ, педагог.

