📚🍁Беренчегә – беренче тапкыр!
📚🍁Беренчегә – беренче тапкыр! Әти-әниләргә түбәндәге киңәшләр ярдәмгә килер. * Иртәгез баланы тыныч, яхшы кәеф белән уятудан башлансын. Бала белән үзегезне тыныч тотыгыз, ашыктырып уятмагыз. Соңга каласыз икән, бу сезнең гаеп. * Бала мәктәпкә иртәнге аш ашатмыйча озатмагыз. * Мәктәптән соң тыныч каршылагыз, аңа мең сорау бирергә ашыкмагыз. * Әгәр бала кәефсез, борчулы һәм берни дә сөйлисе килми икән, тынычланырга вакыт бирегез. Аннары ул барысын да үзе сөйләячәк. * Бала хаталанырга хокуклы. Ул барысына да өйрәнә генә әле. Әгәр нәрсәдер килеп чыкмый икән, димәк, ярдәм итәргә, өйрәтергә кирәк. * Беренче сыйныф укучысы белән бергә көн тәртибен төзегез, аның үтәлешен күзәтегез. * Уку – авыр һәм җаваплы хезмәт. Мәктәпкә керү баланың тормышын сизелерлек үзгәртә, әмма аны күңелле вакыйгалардан, уеныннан мәхрүм итәргә тиеш түгел. Беренче сыйныф укучысының уен өчен вакыты җитәрлек булырга тиеш. * Укуның беренче атнасында балага үз-үзенә, үз көченә һәм мөмкинлекләренә ышанырга ярдәм итү мөһим. * Балагызны тәнкыйтьләмәгез, начар яза, дәфтәрне пычрата икән, акрын гына пөхтәлеккә өйрәтегез. Тәнкыйть, бигрәк тә чит кешеләр булганда, аның проблемаларын көчәйтә генә. * Уңышлары өчен мактагыз. Өлкәннәр тарафыннан хуплау сүзләре аңа үзен ышанычлы тоярга ярдәм итәчәк. * Балагызны беркем белән дә чагыштырмагыз — бу көнләшү һәм үз-үзен бәяләүнең түбән булуына китерәчәк. * Мәктәптән соң дәресләргә утырырга ашыкмагыз. Укудан кайткач, ике сәгать ял итәргә кирәк. Аннары дәрес әзерләргә дә була. Бер утыруда барысын да эшләргә мәҗбүр итмәгез, 15-20 минуттан соң 10-15 минутлык тәнәфес ясап алыгыз. Ул хәрәкәтчән шөгыльләрдән торса, яхшырак булыр. * Дәресләрне әзерләгәндә балага аларны үзенә башкарырга мөмкинлек бирегез, әмма сезнең ярдәмегез кирәк икән, сабыр булыгыз. Көн дәвамында ярты сәгатькә булса да эшләрегезне читкә куеп, аның өйгә эшләре белән кызыксынырга вакыт табыгыз. * Исегездә тотыгыз, ел дәвамында аның арыганлык, укыйсы килмәү, эшкә сәләтлелек кимү кебек вакытлары булып алачак. Баланың баш авыртуына, арыганлыгына, начар хәленә игътибарлы булыгыз.