🍁2027 елдан югары уку йортларында төп БДИ балларын гына түгел, ә абитуриент тапшырган,...
🍁2027 елдан югары уку йортларында төп БДИ балларын гына түгел, ә абитуриент тапшырган, әмма конкурста кулланмаган балларны да исәпкә ала башларга мөмкиннәр. 🍁Хәзер өстәмә баллар төрле индивидуаль казанышлар өчен бирелә: спорт һәм башка ярышларда катнашу, волонтерлык тәҗрибәсе, ГТО өчен БДИга 10 өстәмә балл алырга мөмкин. 🍁Хәзер шул ук система дүртенче БДИ өчен дә тәкъдим ителә, тик табигый фәннәр циклының биш предметы буенча гына: математика, физика, химия, информатика яки биология буенча. Шул ук вакытта "конкурстан тыш" имтихан 60 һәм аннан да күбрәк баллга тапшырылырга тиеш. 🍁Өстәмә баллар саны нәтиҗәгә бәйле: БДИда 60-74 баллы өчен 15 өстәмә балл; 75-89 балл өчен 20 өстәмә балл; 90-100 балл өсен 25 өстәмә балл. 🍁Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, бюджетка да, бюджеттан тыш та өч БДИ буенча керергә мөмкин булачак. 🍁Әмма экспертлар билгеләвенчә, бу өстәмә баллар бигрәк тә популяр белгечлекләргә конкурс вакытында хәлиткеч булачак.