💯Начар билге өчен тиргәмәгез!
💯Начар билге өчен тиргәмәгез! 📚Ата-аналарга мәктәптә алган начар билгеләр өчен балаларга ачуланырга кирәкми, чөнки икеле үзе үк җитди стресс һәм җәза формасы булып тора. 📚Гаилә психологы, терапевт Наталья Морозова билгеләвенчә, заманча бәяләү системасы еш кына һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен һәм сәләтләрен исәпкә алмый. Аның сүзләренчә, конкрет предметка сәләте булмау кешегә башка өлкәдә осталыкка ирешергә комачауламый. Шул ук вакытта дәресләрдә мәгълүматның артык күп булуы укучыларга артык йөкләнеш китерә һәм көчле якларын үстерүгә комачауларга мөмкин. 📚"Әгәр аңлы ата-ана баланың көчле ягы, сәләте нәрсәдә икәнен аңласа, ул барлык предметлардан да яхшы билгегә ирешү мәҗбүри түгеллеген күрәчәк. Югыйсә, бала барлык өлкәдә дә уртача булып калачак, бернәрсәдә дә уңышка ирешә алмаячак", – ди Морозова. 📚Психолог ассызыклавынча, барлык предметлар буенча да яхшы уку омтылышы бер үк вакытта артык киеренкелеккә китерә.