📚Русиядә югары уку йортыннан куылган студентларга шул ук уку йортына биш ел дәвамында ...
📚Русиядә югары уку йортыннан куылган студентларга шул ук уку йортына биш ел дәвамында кабат керүне тыярга мөмкиннәр. 👁️Русия Фән һәм югары белем министрлыгы дисциплинар кагыйдәләрне бозган өчен укудан чыгарылган студентларга шул ук югары уку йортына биш ел дәвамында кабат укырга керүне чикләүне күздә тоткан боерык проектын әзерләгән. Бу хакта ведомство документына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. 👁️Тәкъдим ителгән чикләү дисциплинар җәза чарасы буларак уку йортыннан чыгарылган студентларга кагыла. Документ проектында күрсәтелгәнчә, андый студентлар укудан чыгарылган көннән башлап биш ел дәвамында шул ук югары уку йортына яңадан керә алмаячак.