🍉Октябрьдә карбызны рәсми сәүдә нокталарыннан бөтен килеш сатып алу хәвефсезрәк.
🍉Октябрьдә карбызны рәсми сәүдә нокталарыннан бөтен килеш сатып алу хәвефсезрәк. Бу хакта "Роскачество" матбугат хезмәтендә белдерделәр. 🍉Русиядә ачык грунтта карбыз һәм кавын сату сезоны, кагыйдә буларак, ноябрь башына кадәр дәвам итә. Соң өлгерә торган сортларның бер өлеше җылы төбәкләрдән килә, бер өлеше климаты көйләнә торган теплицаларда үстерелә. 🍉Карбызны ашар алдыннан, агып торган су астында юарга, яхшылап корытырга кирәк. Кирәк булганда сабын яки савыт-саба юу чарасын кулланырга мөмкин.