Нияз Акмал — 5 июня 2026 г. в 08:57:18.613
Нияз Акмал * * * Көннәрнең, айларның, елларның Исәбен хәтердән чыгардым. Мин сиңа шулкадәр ашыктым! Мин сиңа шулкадәр соңардым... Мин беләм, син дә бит көткәнсең: «Ул килер... Ул барыбер киләчәк!..» Соңардым. Мин сизәм: гөлләрем Үземнең учларда кибәчәк. Төнемә уралса уйларым, Айнымый интегә һәрбер сүз. Син миңа шулкадәр кадерле! Төн миңа шулкадәр кадерсез... Ничәмә мәртәбә урадым Сак белән Сок узар юлларны! — Соңардым, соңардым, соңардым, — Шул бәйли, шул бәйли кулларны. Каяндыр син йөргән яктан да Туктаусыз яңгырый сыман моң: «Мин сине шулкадәр сагындым!..» Мин сиңа шулкадәр соңардым... #Хәерлеиртә

