Саҗидә Сөләйманова
Саҗидә Сөләйманова * * * Тынгысыз башкайларымны салыйм да күкрәгеңә, Онтылып очыйм әле бер хыялым күкләренә. Арала авыр уйлардан, яман сүзләрдән якла. Алып кит әле син мине сызылып таң аткан якка. Утлымы, канлымы сызык төн белән көн арасында? Офыкны түгел, йөрәкне яралап яна сыман. Без аны кичәрбез бергә, ялгарбыз төнне көнгә... Алып кит әле син мине алсу таң аткан җиргә! #Хәерлеиртә