Чәкчәктән 10 метрлы манара! — 17 июля 2026 г. в 18:12:17.543
Чәкчәктән 10 метрлы манара! 20 июль көнне Казансу ярындагы Гаилә үзәгендә Россиянең яңа рекордын куярга җыеналар. Бу көнне милли ризыгыбыз булган чәкчәктән иң биек манара өеләчәк. Манараны өяр өчен 4,5 тонна чәкчәк пешерәчәкләр. Моның өчен 2 мең килограм он, 30 мең йомырка, 1 мең 700 литр бал һәм 1 мең 700 литр кыздыра торган май кирәк булачак. Әлеге проектны кондитер Ренат Әгъзамов җитәкчелегендәге 70 кеше башкара. Аларга Татарстан ашчылары гильдиясенең вице-президенты Илдар Такиуллин булыша. Яңа рекордны тормышка ашырганнарын күрергә һәм чәкчәктән авыз итәргә теләсәгез, 20 июль көнне «Казан» гаилә үзәге янына килегез. Чәкчәкне иртәнге 10 да пешерә башлап, кичке 16 сәгать 00 минутта рекордны теркәячәкләр. Дегустация дә шуннан соң була.

