Быел алма елы!
Быел алма елы! Алмагачлар алмаларын күтәреп тора алмый инде җиргә сыгыла. Алманың бер өлешеннән кайнатма ясарбыз, икенче өлешеннән как коярбыз, кышын алма бәлеше пешерү өчен туңдыргычларда катырып куярбыз... Тагын бер өлешен – киптерербез. Кипкән алманың файдасы – безнең карточкаларда.