Нәҗибә Сафина — 31 июля 2026 г. в 05:47:00.504
Нәҗибә Сафина Нокта гына Бүген синең йөрәк ни хәлләрдә? Акылына буйсынамы? Юкмы? Кайсы туктатмакчы: йөрәк? акыл? – Сөйләп йөрмә диеп һаман юкны? Мәхәббәт юк, – монысы акыл сүзе, – Өтердән соң фикер дәвам итә: Кадерен белмәгәннәр язмышыннан Башкаларны эзләп чыгып китә. Мәхәббәт бар, – монысы йөрәк сүзе. – Өтерләр юк йөрәк тибешендә! Типкән саен бары нокта гына, Мөхөббәт юк йөрәк юкта гына. фото: Алсу Шакирова #Хәерлеиртә

