Кефирдан йомшак сыр
Кефирдан йомшак сыр Кирәк: 1 кап кефир Әзерләү: Кефирны кабында килеш тулысынча туңдырыгыз. Туңган кефирны кабыннан чыгарып, марля җәелгән иләккә салыгыз. Иләкне савыт өстенә куеп, кефирны суыткычта 8–12 сәгать эретегез. Кефирдан сыеклык – эремчек суы – аерылып чыгачак, ә иләктә крем сыман йомшак масса калачак. Нәтиҗәдә кефирдан бик йомшак сыр хасил була. Аны икмәккә сылап ашарга, десертларга яки соусларга өстәргә мөмкин. #Аш_су