Бу коймаклар әбинең мич коймагына охшаган. Ләкин без аны... газ плитәсендә пешерербез. ... — 17 сентября 2026 г. в 17:41:07.113
Бу коймаклар әбинең мич коймагына охшаган. Ләкин без аны... газ плитәсендә пешерербез. Тик моның өчен плитәдә гриль булу кирәк. Коймак рецепты👇 Кирәк: ярты литр сөт, 3 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы майонез, аз гына сыек май, чүпрә. Куерак итеп камыр басабыз – кашыктан төшәр-төшмәс булырга тиеш. Ике сәгатьтә камыр кабарып менә. Өстә, утта бераз тоткач, аслары килгәч, коймакларны бик азга гына грильгә куеп алабыз.