Килен балаларын үз диненә, үз теленә авыштыра. Мин моңа каршы төшә аламмы? — 30 сентября 2026 г. в 19:36:17.389
Килен балаларын үз диненә, үз теленә авыштыра. Мин моңа каршы төшә аламмы? Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә: – Киленне нинди милләттән алабыз, оныкларыбыз шул милләттән булыр. Шуны онытмыйк: әгәр ул чит милләттән икән, ул аларны чит милләт гореф-гадәтләренә, чит милләт теленә, чит милләт әдәбиятына өйрәтәчәк. Чөнки улыбызның моңа вакыты булмас: ул эштә, ул чаба, ул дөнья куа... Шул никахка риза булгач, без аны дөрес итеп аңларга тиешбез: киленебез тәрбия бирүче, киленебез – мәдрәсә. Киленебез баласын имезгән вакытта да үз сөте белән аңа үз телен, үз динен, үз халкының әдәбиятына-сәнгатенә мәхәббәтен салачак.