Загружаем публикацию…
Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Ташкабактан вафли Әлеге файдалы яшелчәдән күптөрле файдалы һәм тәмле ризыклар әзерләргә мөмкин. Без исә вафли пешереп карарга тәкъдим итәбез. Мондый вафли эремчекле сыр, җиңелчә генә тозланган балык белән иртәнге аш өчен әйбәт. Бердән – тәмле, икенчедән – файдалы һәм туклыклы да. Кирәк 2 зур булмаган ташкабак 2 аш кашыгы эремчекле сыр 2 йомырка вак угычтан уылган 50 г сыр 6-7 аш кашыгы дөге оны тәменчә тоз теләгән кеше кипкән сарымсак итальянча аштәмләткеч үләннәр куллана ала. Эш барышы Ташкабакны угычтан уып (яшь булса, кабыгы белән уарга була), 5-7 минуттан кул белән суын сыгып алабыз. Барлык ингредиентларны бергә катнаштырабыз. Куе масса барлыкка килергә тиеш. Аны майланган вафли табасына салып пешерәбез. Вафли табасы булмаса, коймак кебек, табада гына да кыздыра аласыз. #Аш_су #Дөрестуктану
СВО | Сводки СВО | Видео СВО
СВО | Сводки СВО | Видео СВО
СВО | Сводки СВО | Видео СВО
СВО | Сводки СВО | Видео СВО
СВО | Сводки СВО | Видео СВО
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.