Саҗидә Сөләйманова — 17 сентября 2026 г. в 05:16:42.899
Саҗидә Сөләйманова * * * Тиңләр өчен серле күзләреңә күк йөзеннән йолдыз эзләдем. Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә, ятка калганыңны сизмәдем. Ян син, йөрәк, ян син, ян көчлерәк, ялкыннарың бер чак сүрелер. Янган мәхәббәтем очкыннары йолдыз булып күккә сибелер. Караңгыда юллар эзләрсең дә йолдызларга карап табарсың. Сызылып кына йолдыз атылганда, өзелеп сөюемне аңларсың. Фото: Анна Арахамия #Хәерлеиртә