Ландыш Габдрахманова — 16 сентября 2026 г. в 05:32:38.267
Ландыш Габдрахманова * * * – Исәнме, бу бит – син! – Исәнме, әйе, мин! (Юл чатында, еллар аша килеп, басып торабыз... өн бу, өн!) – Ә син үзгәрмәгән... шул ук күзләр... – Олыгайдык... җыерчыклы йөзләр... («Ел саен шул сагыш өстәп китә Синсез килгән көзләр»). – Ничек икән анда без утырткан пар каен? – Яшьләр җыела бугай, язлар җиткән саен. («Ничек булсын? Төнге күкне уйла, нишләр иде, югалтса аен?») – Ә мин онытмадым... исәр, дисеңме? – Әниең ничек? Хәле? Исәнме? («Әллә мине оныткандыр дисеңме? Улым йөртә синең исемне»). – Аерыласым килми... җибәрәсе килми кулың... – Сау бул! Бәхеткә төренсен үтәсе юлың. («Сизмәдең шул... гомер буе сине көтәм... Раббым, очраштырмасаң иде бүтән...») #Хәерлеиртә