Пычак астында такта шуып китмәсен өчен — 29 сентября 2026 г. в 08:37:45.765
Пычак астында такта шуып китмәсен өчен Суган турыйсың, ә такта өстәл буйлап әле бер якка, әле икенче якка шуып йөри, пычак та шуып китә. Аз гына киселеп яки тырналып китү белән тәмамланса ярый ла... Ә чишелеше бик гади: такта астына юеш сөлге җәеп куегыз. Сөлге өстәл өслегенә тыгыз итеп ятачак һәм такта урыныннан кузгалмаячак. Нәрсәдер тиз генә турарга кирәк булса, бу ысулны һәрвакыт кулланырга була.