18 октябрь - Әтиләр көне .
18 октябрь - Әтиләр көне . Шул уңайдан марафон игълан итәбез! Журналыбызны күзәтеп барсагыз, телләр үстерү комиссиясе ярдәме белән әтиләргә багышланган «Рәхмәт сиңа, әти...» мультипроектын башлап җибәрдек. Сез аны бик җылы кабул иттегез, кайтавазлар күп килә. Әтиләрегез турында күпләрегезнең сөйлисе килә. Сезгә шундый форсат тудырабыз: ВК социаль челтәрләрендә әтиегезнең фотосын куеп, аның турында җылы хатирәләрегез белән бүлешегез. #рәхмәтсиңаәти #сөембикә_журналы хештегларын куярга онытмагыз. «Сөембикә» аккаунтыннан укып әтиегез турында белсеннәр әле. Әтиләргә бер хөрмәт булсын! #рәхмәтсиңаәти #сөембикә_журналы