Үкчә тиресен йомшарту ысуллары — 25 сентября 2026 г. в 15:13:00.129
Үкчә тиресен йомшарту ысуллары 1️⃣1 стакан сыек сабынга яки гельгә тоз салып бутагыз да сулы табакка салыгыз. Аякларны шунда ярты сәгать тотыгыз. 2️⃣1 табак суга 1-2 аш кашыгы алма серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз. Аякларны бу катнашмага 10-15 минутка тыгып торыгыз. 3️⃣5әр кашык ромашка, шалфей, 3 кашык сары мәтрүшкәне бутарга, шуңа 1,5 литр кайнап торган су өстәргә кирәк. 10 минуттан катнашманы кайнар су салынган табакка бушатыгыз. Аякларны шунда 20-30 минут тотыгыз. 4️⃣Мондый процедуралардан соң үкчә тиресен махсус щетка яки пемза белән ышкып, скраб белән дә чистартырга онытмагыз. 🧴Скрабны үзлегеңнән дә ясарга мөмкин. Моның өчен әфлисун кабыгын ваклап, зәйтүн мае өстәп болгатыгыз да үкчәләргә сөртегез. 20 минуттан юып төшергәч, үкчә тиресенең йомшарып, чистарып калганын күрерсез. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝