Әткәй-әнкәй йорты шундый җылы, — 26 сентября 2026 г. в 04:31:23.545
Әткәй-әнкәй йорты шундый җылы, Әйтерсеңлә җәннәт бакчасы. Шушы йортны изге фәрештәләр, Бәла-казалардан сакласын. Тәрәзләрдә һәрчак утлар янсын, Кайту язсын һәрчак сагынып. Каршы алсын Әткәй кулын сузып, Әнкәй чыксын шәлен ябынып. Әткәй-әнкәй йорты шундый рәхәт, Яши анда олы мәхәббәт. Биргән өчен тигез, озын гомер, Ходаема укыйм мең рәхмәт! Гөлара Шәрипова
5 336 просмотров