Азык-төлекне саклау вакытына игътибар итегез — 23 апреля 2026 г. в 11:30:02.171
Азык-төлекне саклау вакытына игътибар итегез Кайбер хуҗабикәләр азык-төлекне күпләп алып куярга ярата. Ләкин аларның һәркайсының үз саклану вакыты бар. Казылык — 1 ай. Әгәр соры кунык күренсә, аны җылы су белән юып төшерергә һәм туңмай сөртергә. Салкынча, коры урында сакларга. Йомырка порошогы — 1 ай. Дымнан һәм яктылыктан сакларга. Он, ярма — 2 ай. Кимерүчеләр керә алмаслык, әйбәтләп капланган савытта сакларга. Макарон ризыклары — 3 ай. Саклау кагыйдәләре онныкы кебек үк. Кипкән җиләк-җимеш һәм киптерелгән яшелчәләр — 10 ай. Яктылык һәм дым кермәслек итеп капланган савытта сакларга. Корткычлар һәм күгәрек тигәннәрен алып ташларга. Томат-пюре — 12 ай. Банканы ачу белән үк файдаланырга. Туңудан сакларга. Компотлар, сутлар, яшелчә консервалары — 12 ай. Капкачларын тутыгудан сакларга. Джем, кайнатма, повидло — 12 ай. Азык-төлекне келәттә, чоланда, базда саклаганда ябык савытлар яхшы. Моның өчен капкачлы (пыяла, фарфор һәм фаянс) банкалар бик җайлы. Эчендәге әйберне белү өчен аның тышына язу ябыштырырга кирәк. Коры продуктлар өчен, аз сыйдырышлы булсалар да, калай банка уңайлы.