Имбир печеньесы😋 — 23 апреля 2026 г. в 09:00:07.203
Имбир печеньесы😋 Кирәк: сыер мае -100 гр шикәр комы - 100 гр йомырка - 1 данә он - 225 гр разрыхлитель - 5 гр төелгән имбирь - 1/2 чәй кашыгы. корица - 1 ч.к. мускат чикләвеге - 1/2 чәй кашыгы 1. Йомшарган сыер маена шикәр, корица, имбирь, мускат чикләвеге салабыз. 2. Он белән разрыхлитель өстәп, кул белән уабыз. 3. Барлыкка килгән катнашмага йомырка кушып, камыр басабыз. 4. Азык пленкасына төреп, 20-30 минутка холодильникка куябыз. 5. Аннан алып, уклау белән җәябез. 6. Форма белән кисеп, газ мичендә пешерәбез.