Баш авыртканда — 21 апреля 2026 г. в 09:00:06.676
Баш авыртканда Җитди неврологик авырулары булмаса, күпләр баш авыртудан интегә. Дулкынлану, стресс, ару, кәеф төшү кебек халәтләргә аеруча хатын-кызлар еш дучар. Андый чакларда өй шартларында үзеңә кечкенә шифаханә ясап алырга мөмкин: Табакка 1 литр кайнаррак су алып, 1 стакан тоз салып, аякларга ванна ясыйбыз. Су шайтан ашыгыннан югары булмаска һәм бик пешермәскә тиеш. Су суынуга баш авыртуының да җиңеләя төшкәнен тоярсыз. 📍Бу ысул хәтта күз басымы күтәрелгәндә дә килешә. Ягъни аяктагы бихисап кан тамырлары киңәю рефлектор рәвештә тәндәге кан тамырларын да ачып, киңәйтеп җибәрә. Тән тиресе исә үзенә кирәккәнчә тоз сеңдерәчәк. Диңгез тозы кулланганда үзеңне диңгезгә барып кайткандай тоярга мөмкин.