Кешью - файдалы чикләвек — 21 апреля 2026 г. в 05:30:05.046
Кешью - файдалы чикләвек 💯 Кешью ми һәм йөрәк эшчәнлеге өчен бик файдалы, организмдагы «начар» холестеринны чыгарырга ярдәм итә. Чикләвек сөякләрне ныгытырга булыша: магний, фосфор һәм кальций сөяк тукымасы өчен бик мөһим. 💯 Кешью цинк һәм витаминнарга бик бай, алар ярдәмендә иммунитетны саклый. Тик аны артык күп ашау зыян да китерергә мөмкин. Көненә күпме ашарга ярый? Өлкәннәргә көненә — 20-30 грамм (якынча 15-20 чикләвек), өч яшьтән зуррак балаларга 5-10 грамм (3-5 чикләвек) ашау киңәш ителә. Чикләвекне ничек сакларга? Чикләвекне ябык төргәктә бүлмә температурасында 1 айга кадәр сакларга була. Суыткычта 6 айга, ә туңдыргычта 1 елга кадәр саклана. Чикләвекне дымнан һәм кояш яктысыннан сакларга кирәк, чөнки аннан әче тәм килә башларга мөмкин. P.S. Иң яраткан чикләвегем кешью🥰 Ә сезнеке нинди?