ЯШЕЛ СУГАН СУМСАСЫ — 20 апреля 2026 г. в 09:00:07.012
ЯШЕЛ СУГАН СУМСАСЫ Камыр: 300 мл җылы су, 300 мл сөт, 1 аш кашыгы майонез, 2 йомырка, 1 аш кашыгы чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, он. Эчлек: яшел суган, каты пешкән йомырка, атланмай, тәменчә тоз. Камыр басып, кабартырга куярга. Сумсалар ясап, кызган үсемлек маенда ике ягын да кызартып кыздырырга. Гөлнур ФӘСХИЕВА
39 678 просмотров