Мин бүген дә сине сагындым — 20 апреля 2026 г. в 05:21:28.053
Мин бүген дә сине сагындым Язның моңсулыгын сылтау итеп, Мин бүген дә сине сагындым. Җилләр булып исте хатирәләр — Җилдә учак булып кабындым. Ул көннәргә инде чыклар төшкән, Чык астында яна чәчәкләр. Бүген инде тәрәз каршысында Шаулап үсә яңа чәчәкләр. Язның моңсулыгы сылтау гына, — Мин сагынам узган кышларны. Узган җәйләр, көзләр сагындыра — Сагынулар никтер ешлады. Бу моңлану, бәлки, кыендыр да, Тик теләгем минем саф, әйбәт — Кешеләрдә булсын моңлану да, Киләчәккә барсын мәхәббәт. Гәрәй Рәхим