1️⃣ сыекча һәм аның 4️⃣ файдасы — 26 сентября 2026 г. в 13:00:04.155
1️⃣ сыекча һәм аның 4️⃣ файдасы Теш чайката торган сыеклыкны башка төрле максатларда да кулланырга була. 👉 Мисал өчен, бөҗәкләр тешләгәндә, әлеге сыеклык авыртуны басарга сәләтле. Кычыткан чакса мамыкка әлеге сыекчаны салып, авырткан урынга сөртергә мөмкин. 👉 Бу сыеклык йорт хайваннарының бетләрен дә бетерә. Моның өчен сыеклыкны шампунь белән кушарга һәм эт яки песине шуның белән юып, чиста су белән коендырырга кирәк. 👉 Компьютерыгыз, планшет яисә телефоныгызның экранын чистартырга уйласагыз, теш чайката торган сыеклык ярдәмгә килә. Мондый сыекча белән сөртеп алынган өслекләр ялтырап кына калмыйча, аларга озак вакыт тузан да утырмаячак. 👉 Кавыктан интегәсез икән, чәч төпләренә әлеге сыекчаны сөртегез. Нәтиҗәсе берничә көннән үк күренәчәк! 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝