Тиз өлгерә торган төче камыр рецепты — 2 октября 2026 г. в 11:30:02.843
Тиз өлгерә торган төче камыр рецепты Әлеге камырдан гөбәдия, өчпочмак, вак бәлеш һ.б. ашамлыклар әзерләргә мөмкин. Кулланылачак ингредиентларны бергә-бер, тигез күләмдә алырга кирәк. 1 стакан сөт, 1 стакан сыек май (атланмай кулланырга да була), чамасы белән тоз, шикәр комы салып, барысын бергә әйбәтләп болгатабыз, иләгән он өстәп, яхшы итеп камыр басабыз. Камыр 10-20 минут торганнан соң, аннан төрле ризыклар пешерергә була. ☝Шуны онытмагыз: чәй содасы салырга кирәкми, ул камырны каралта. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝