Яшелчәләрне кышка ничек сакларга?
Яшелчәләрне кышка ничек сакларга? ✔️ Казып алынган яшелчәләрне саклауга куйганчы киптерегез, әмма артык киптерү дә дөрес түгел. Дымлылыгын югалтса, шиңәчәк һәм озак сакланмаячак. ✔️ Кояшлы көндә аларны түтәлләрендә ике сәгатькә калдырып торсагыз да була. Болытлы көндә өсте ябулы урынга кертеп җилләтегез. ✔️ Куян тубыгы (пастернак) белән топинамбурны язга кадәр җирдә дә саклап була. Түтәл өстен коелган яфраклар белән каплап куйсагыз җитә. ✔ ️Кишер, чөгендерне тартмаларга яки зур полиэтилен пакетка коры ком, йә булмаса агач чүбе белән катыштырып тутырыгыз. ✔️ Чөгендерне бәрәңге белән саклау дөрес, ягъни бәрәңге өстенә куегыз. Чөгендер артык дымны суыра, шуның белән күгәрек барлыкка китерми. Үзе дә шиңми тора. ✔ ️Яшелчәләр арасына катлап миләш агачы яфрагы, әрем, абага куеп калдырыгыз. Алар авыру таралуны булдырмый кала. ✔ ️Кишер, чөгендер, ачы торма өчен иң яхшы температура – 0 дән 3°С. Температура -1– -2°С гә төшкәндә, алар туңа һәм чери башлый. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝