«Кояшкай» балалар бакчасында: Табигатьне саклау — чисталыктан башлана
«Кояшкай» балалар бакчасында: Табигатьне саклау — чисталыктан башлана 23 октябрь көнне «Кояшкай» балалар бакчасында кунакларны каршы алдык. Актаныш Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре килеп, бүгенге көндә бик мөһим һәм актуаль булган экология темасына мавыктыргыч чара үткәрделәр. Очрашу башында кунакларыбыз балаларга экологиянең — безнең уртак йортыбыз булган Җир шарының сәламәтлеге икәнен төшендерделәр. Әйләнә-тирә мохитны саклау мәсьәләсе һәрбер кеше өчен, хәтта иң кечкенәләребез өчен дә, никадәр мөһим адым икәнлеге турында җылы сөйләшү булды. Балаларыбыз, табигатьне рәнҗетсәк, Җирнең ничек елавын, ә әйләнә-тирәбездә чисталыкны сакласак, аның ничек сөенүен ачык итеп күрделәр һәм йөрәкләре аша үткәрделәр. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/obrazovanie/koiaskai-balalar-bakcasynda-tabigatne-saklau-cistalyktan-baslana