Балалар иминлеге – уртак бурыч
Балалар иминлеге – уртак бурыч Актанышның «Әтәчкәй» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы узды. Педагоглар балаларның сөйләм телен үстерү, ике телдә белем бирү һәм юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча тәҗрибә уртаклашты. Утырыш барышында катнашучылар балаларның сөйләм телен, авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек белән танышты, мастер-классларда катнашты. «Әтәчкәй» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләре катнашында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тамаша да күрсәтелде. Әкият мотивларына нигезләнгән чарада балалар юл билгеләре һәм юлда имин йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытты. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/obrazovanie/balalar-iminlege-urtak-buryc-1792758369