«Әтәчкәй» балалар бакчасында зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре һәм әти-әниләре катнашында...
«Әтәчкәй» балалар бакчасында зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре һәм әти-әниләре катнашында «Казлар-аккошлар» рус халык әкияте мотивлары буенча юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган күңел ачу чарасы узды. Әкият аша балалар юл билгеләре һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Мондый чаралар балаларны кечкенәдән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтүдә һәм әти-әниләр белән берлектә эшләүдә мөһим роль уйный.