ЧЫРШЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫнда якташларыбыз, 90ынчы елларда татар дискотекаларын дөр селкеткә...
ЧЫРШЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫнда якташларыбыз, 90ынчы елларда татар дискотекаларын дөр селкеткән, соңыннан "АЙФАРА" төркемен оештырып җибәргән Һәм легендар хитлар чыгарып, халыкка хезмәт иткән Рамай һәм Назлыгөл концерты ташкын булып үтеп китте. Тормыш юлларын, тугры тамашачы моңарчы белмәгән шәхси кичерешләрен, язмыш сынауларын, җырчылар яңа җырларына, халык яттан белгән хитларына үреп бардылар. Тамашада, җыр юлын бергә башлап җибәргән иҗатташ дуслары да бар катнашты. Күп кенә җырларының сүзләр авторы, шагыйрь, әле февраль аенда гына яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булып узган, якташыбыз, авылдашыбыз - Ришат Галимовны да тамашачы, сагынып, үз итеп каршы алды. Концерт бер ташкын, бер дулкын булып үтеп китте. Тамашачы барлык җырларына кушылып җырлап утырды, бүләкләр, чәчәкләргә күмде. Яңадан - яңа хитлар, озын иҗат юлы теләп, алкышлар белән озатты халык, талантлы якташларыбызны! #ЧЫРШЫМӘДӘНИЯТЙОРТЫ #СӘНГАТЬУЧАГЫ