ЯЗЛАР НАЗЛАР ВӘГЪДӘ ИТКӘН ИДЕ
ЯЗЛАР НАЗЛАР ВӘГЪДӘ ИТКӘН ИДЕ Язлар миңа назлар вәгъдә итте, Учак якты бозлар өстендә - Ташу булып, ташкын булып керде Өмет өзгән хисләр күңелгә! Җәйләр мине җәяү алып китте Болын-тугайларның эченә - Гөлгә кунган күбәләктәй сине Өннәремдә күрдем, төшемдә! Көзләр әллә күзләр тидердеме? Аккош сыман киттең күлемнән - Камыш булып шаулый бары сагыш... Буш оядай күңел, сүрелгән... Кышлар уртасында җан өшеде, Соңгы өмет бозга әйләнде - Бураннарга чыгып адаштырдым, Ак карларга күмдем сөюне... Язлар назлар вәгъдә иткән иде - Ак карларга күмдем сөюне... 20-29.04.2026 Ришат Галимов