Тукай шигырьләре — күңелләрдә — 3 сентября 2026 г. в 07:43:05.155
Тукай шигырьләре — күңелләрдә Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, аның шигырьләренә кызыксыну уяту максатыннан Кышлау авыл китапханәсендә өлкәннәр белән әдәби чара үткәрелде. Очрашу барышында катнашучылар белән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләштек. «Өмет» шигыре укылды, аның эчтәлеге һәм мәгънәсе турында фикер алышу булды. Катнашучылар шигырьне кычкырып укыдылар, үзләренең фикерләре һәм истәлекләре белән уртаклаштылар. #ЧитаемТукаяВместе #ТукайныБергәләпУкыйбыз

