Хәерле юлга, 2026-2027 уку елына! — 2 сентября 2026 г. в 15:18:17.835
Хәерле юлга, 2026-2027 уку елына! Без яңа уку елын тантаналы рәвештә ачтык! Бәйрәм буласы залга узганчы бәйрәмгә килүчеләрне "Белем көнен китап ача" дип исемләнгән китап күргәзмәсе каршы алды. Күшәр авыл китапханәчесе тарафыннан оештырылган бу күргәзмә балаларны гына түгел өлкәннәрне дә үзенә җәлеп итте. Күргәзмәдә укучыларга һәм укытучыларга методик ярдәм булган китаплар, энциклопедияләр урын алган иде. 1 сентябрь - Белем көне! Китаплар, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар, яктылык бәйрәме! Бу истәлекле көнне мәктәбебезгә кунаклар, укытучылар, укучылар, шулай ук аларның ата-аналары яңа уку елы башлануын билгеләп үтү өчен җыелдылар. Ял итеп, көч туплаган балалар яңадан мәктәп спорт залына җыелдылар. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга шат иделәр. Чәчәк бәйләмнәре күтәргән, бүгеннән янәдән укучылар исемен йөртүче балалар һәм әти-әниләр белән тулы зал бәйрәм рухына күмелде. Мәктәп директоры Фәнис Хәбир улы һәм килгән кунаклар укучыларны яңа уку елы белән котладылар, укуның авыр, әмма шатлыклы һәм мавыктыргыч хезмәт булуын билгеләп үттеләр.

