Перейти к содержимому
Максиметер

11 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Бу - көнне төнгә я...

11 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Бу - көнне төнгә ялгап, ял күрмичә җир эшендә хезмәт куючылар бәйрәме! Шул форсаттан Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә "Ипи исе" дип аталган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашу булды. Балалар белән ипинең каян килеп чыгуы, өстәлгә килгәнче күпме юл үтүе, ипи барлыкка килсен өчен күпме кешенең хезмәт куюы турында сөйләштек. Ахметханов Салават балаларга авыл хуҗалыгы техникалары турында сөйләде. Фәрит абыйлары ипинең амбарда үткән юлын аңлатты. Ипи белән бәйле мәкальләр, әйтемнәр белән таныштык. Табыннарыбыз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый- талмый хезмәт куючы хезмәткәрләргә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез!

26 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

40 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.