Перейти к содержимому
Максиметер

Күшәр авыл китапханәсендә 9 октябрь — Бөек Ватан сугышында Кавказ өчен көрәш тәмамлану ...

Күшәр авыл китапханәсендә 9 октябрь — Бөек Ватан сугышында Кавказ өчен көрәш тәмамлану көнен (1943 ел) искә алдылар. Китапханәче 9 октябрь — Бөек Ватан сугышында Кавказ өчен көрәш тәмамлану көне икәнен искәртте. Ул Кавказның стратегик әһәмияте, сугышның озаклыгы һәм авырлыгы турында кыскача мәгълүмат бирде. Татар халкының сугыш елларындагы батырлыгын, шул исәптән татар язучылары һәм шагыйрьләренең фронттагы өлешен танырга ярдәм итте. Укучыларда патриотик хисләр, тарихи хәтер һәм рәхмәт тәрбияләүгә әлеге чара ярдәм итте. Китап укуга кызыксынуны арттыру, әдәби әсәрләр аша сугыш чорын тою мөмкинлеге бирде. "Кавказ далаларында татар йөрәге" исемле әдәби кичә "Кавказ дустыма" (авторы билгесез) шигырен уку белән дәвам итте, фронтовик язучыларыбыз Муса Җәлил, Фатих Кәрим әсәрләре укылды. Никифор Тукмачевның "Ана йөрәге" шигырен уку чараның төп өлешен төгәлләде. Ахырдан укылган барлык әсәрләргә нәтиҗә ясалды.

21 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

40 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.