..Мин әле яратып туймадым.
..Мин әле яратып туймадым. Дөньяның мең төрле төсләрен. Көннәрем − кояшлы, чалт аяз! Нур ява йолдыздан төннәрен... Мин мәңге сокланып туймамын Яшәүнең тылсымлы көенә! Күңелем бу җирдә барлыкка, Сәламәт булганга сөенә... И дөнья! Ләззәтле һәр көнең! Тылсымлы һәр узган мизгелең! Тик зинһар, әкренәйт, әз генә! − Тормышның йөгерек тизлеген.... Халисә Ширмән.
978 просмотров