Россия көне уңаеннан узган тантаналы чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин Гражданлык хә... — 12 июня 2026 г. в 07:48:03.083
Россия көне уңаеннан узган тантаналы чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин Гражданлык хәле актларын теркәү, Алдынгылар хәрәкәте һәм Бердәм Россия партиясенең Балтач бүлекләре белән берлектә бертөркем яшь гражданнарга шәхесләрен раслаучы документ һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүгенге көн әлеге яшьләребез өчен гомерлеккә истә калырлык мизгел. Аларны паспорт алулары белән ихластан котлап, киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен, белемгә омтылып, Ватаныбызның чын патриоты булып үсүләрен, һәрвакыт намуслы хезмәт белән район һәм ил данын күтәрүләрен телибез!

