Бүген — илебез өчен иң зур һәм мөһим бәйрәмнәренең берсе, Россия көне! Әлеге бәйрәм Ват... — 12 июня 2026 г. в 07:31:24.051
Бүген — илебез өчен иң зур һәм мөһим бәйрәмнәренең берсе, Россия көне! Әлеге бәйрәм Ватаныбыз язмышына битараф булмаган һәркем өчен үзенчәлекле, чөнки дәүләтебезнең бөек тарихы миллионлаган кешенең тррмыш-яшәешеннән, гомер һәм хезмәт юлыннан, һәр төбәк, шәһәр, район, авыл һәм гаиләләрнең кечкенә казанышларыннан туплана. Балтачыбыз халкына, хәзерге һәм киләчәк буыннарга илебез тарихында матур эзләр калдырырлык итеп яшәргә насыйп булсын. Уртак йортыбызның киләчәге бүген без башкарган эш-гамәлләрдән төзелә! Бәйрәмдә катнашучыларны ихлас күңелдән район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләде һәм бертөркем хезмәт алдынгыларын, нурлы төбәгебез үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, күркәм эшләре, хезмәтләре белән танылу алган райондашларыбызны хөрмәтләп узды.

