«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Балтач футбол стадионында 2011-2012 нче елгы егет... — 14 июня 2026 г. в 03:29:37.855
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Балтач футбол стадионында 2011-2012 нче елгы егетләр арасында футбол буенча район беренчелеге булып узды. Беренчелектә районның Балтач, Сосна мәктәпләреннән, Салавыч күппрофильле лицеенан, Балтач гимназиясеннән барлыгы 40 спортчы катнашты. 1 нче урын - Балтач мәктәбе (остазлары: Хаҗиев А.А.), 2 нче урын - Салавыч күппрофильле лицее (остазлары: Әминов Р.Ш.) 3 нче урын - Балтач гимназиясе (остазлары: Галимҗанов Р.Ф.) Иң яхшы капкачы - Фәрзетдинов Кәрим (Балтач гимназиясе) Иң яхшы яклаучы - Нәбиев Илназ (Салавыч күппрофильле лицее) Иң яхшы һөҗүмче - Фәйзрахманов Ильяс (Балтач мәктәбе) Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! #летовтатарстане #айдагулять

