Узган шимбәдә Нормабаш авылында традицион Авыл көне булып узды. — 29 июня 2026 г. в 06:03:00.971
Узган шимбәдә Нормабаш авылында традицион Авыл көне булып узды. Бай эчтәлекле бәйрәм программасы хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы, мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт һәм спорт ярышлары белән үрелеп барды. Мондый чаралар авыл тормышын ямьләндерә, яшь буында кече ватанга карата мәхәббәт тәрбияли һәм халыкны берләштерә. Оештыручыларга һәм актив катнашучыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

