«Тургай» балалар бакчасы — «Экояз-2026» конкурсы җиңүчесе! — 25 июня 2026 г. в 08:15:37.158
«Тургай» балалар бакчасы — «Экояз-2026» конкурсы җиңүчесе! «Экологик иминлек» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән «Эковесна 2026» республика конкурсында кече төркем балалар бакчалары арасында безнең район данын яклаган «Тургай» балалар бакчасы I урын яулады! Коллективны ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Экологик иминлек — тормышыбызның иң мөһим өлешләренең берсе. Табигать байлыкларын саклауга, әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәттә булган барлык райондашларыбызга да зур рәхмәт! Алга таба да уртак йортыбызны матурайтуда бердәм булып эшлик.

