☀️ Балтачның үз миллек осталары! — 9 июля 2026 г. в 07:35:01.026
☀️ Балтачның үз миллек осталары! "Хыял" яшьләр үзәге Госман ага Хәсәншин белән берлектә районыбыз гаиләләре өчен мунча миллеге бәйләү буенча мастер-класс уздырды. Элек-электән безнең әби-бабаларыбыз бу эшне табигать белән тулысынча гармониядә башкарган: миллекне махсус көннәрдә, шифалы үләннәрнең һәм агачларның иң көчле вакытында әзерләгәннәр. Хәтта догалар укып, аңа сихәтле көч өстәгәннәр. Мастер-класста катнашучылар да борынгы йолабызны яңартып, кул җылысы сеңгән чып-чын мунча миллекләре бәйләделәр, осталык серләренә төшенделәр. Ә, сез,мунча миллеге бәйләргә яратасызмы яки әзерне сатып алырга өстенлек бирәсезме?

