Гаилә — бәхет таҗы — 9 июля 2026 г. в 04:25:01.610
Гаилә — бәхет таҗы "Сабантуй" мәйданында чын могҗиза — «Гаилә — бәхет таҗы» дип исемләнгән гаилә бәйрәме гөрләп узды. Бу көн якты кояш нурлары, йөзләрдәге елмаюлар һәм иҗат рухы белән сугарылган иде. Истәлек өчен чарада катнашучы гаиләләргә фотосессия оештырылды. Бер-берсен яраткан кешеләрнең якты карашлары объективка эләгеп, мәңгелек хатирә булып калды. Миллек бәйләү буенча мастер-класс, тәмле тәнәфес тә гаиләләребез күңеленә хуш килде.

