Балтач мәдәният үзәге фойесында «Минем әти – Герой!» дип исемләнгән иҗади рәсем фестива... — 7 июля 2026 г. в 13:20:39.355
Балтач мәдәният үзәге фойесында «Минем әти – Герой!» дип исемләнгән иҗади рәсем фестиваленең кабатланмас күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмә белән бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кунаклары да танышты. Күргәзмә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә теләктәшлек күрсәтүгә багышланган һәм анда әтиләре Ватаныбыз сагында торган балалар ясаган эшләр урын алган. Һәрбер рәсем — кечкенә йөрәкләрнең олы җанлы батырлыкка булган эчкерсез мәхәббәте, горурлыгы белән сугарылган. «Минем әти – Герой!» фестивале — ул гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм аларга рухи терәк булу максатыннан туган якты проект. Проект 2025 елда Мәскәү өлкәсендә уңышлы старт алып, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән киң колач алды. Аның инициаторы — Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон. Фестивальне гамәлгә ашыруда зур көч куйган партнерлар арасында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлекләре, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы, «Синең файдага» хәйрия фонды һәм муниципаль районнар башлыклары бар. Фестиваль программасы 2026 елның маеннан июленә кадәр Татарстан районнарында һәм Казанда иҗади очрашулар сериясе буларак үткәрелде. Август аеннан декабрьгә кадәр фестивальдә ясалган иң яхшы балалар рәсемнәре республикабызның мәдәният учреждениеләре фойеларында урын алачак, килгән һәркемгә батырлык һәм тугрылыкның никадәр кадерле икәнен искә төшереп торачак.

